«Агачлар – безнең дусларыбыз!»: экологик сәяхәт (6+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен мавыктыргыч «Агачлар – безнең дусларыбыз!» дигән экологик сәяхәт уздырды. Сәяхәт башында аралашу атмосферасы тудырылды һәм «Без агачлар турында нәрсә беләбез» дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар бик теләп ишегалларында, балалар бакчасы территориясендә нинди агачлар үсүен искә төшерде, кеше сәламәтлеге өчен агачларның дәвалау үзлекләре, бөҗәкләр һәм хайваннар дөньясы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Агачлар турында табышмак һәм такмак-әйтемнәрнең әдәби дөньясына кереп чумдылар. «Үз агачыңны тап» уенында актив катнаштылар, «В гости к деревьям» танып белү мультфильмын карау вакытында сорауларга җавап бирделәр. Сәяхәт азагында татлы призлар белән бизәлгән агачның барлыкка килүе чын сюрприз булды. |